Сезне татар теленең гүзәллеге һәм гармониясе дөньясына чумарга чакырабыз!

Анда: аудитория 19, Казан ДАУ икътисад институты, Карл Маркс ур., 65 й.

Кайчан: 2025 елның 14 ноябрендә, иртәнге 10:00 дә

Максат: татар телен популярлаштыру, грамоталылыкны һәм аны өйрәнүгә кызыксынуны арттыру

Татар диктанты нәрсә ул?

Бу белемнәрне тикшерү генә түгел, ә тел һәм мәдәниятнең чын бәйрәме! Туган телне белүләре белән горурланучы меңләгән катнашучыларга кушылыгыз! Без бай мирасыбыз язмышына битараф булмаган һәркемне чакырабыз. Чөнки грамоталылык-үз халкыңа, мәдәниятеңә һәм тарихыңа хөрмәт. Үзегезне татар телен яратучыларның зур берләшмәсенең бер өлеше итеп тоярга телисезме?

Бергә әзерләнәбез! Барлык кирәкле материаллар сезне чараның рәсми сайтында көтә: diktant.tatar. Сез үзегезнең уңышларыгыз белән безне гаҗәпләндерә алырсыз дип ышанабыз!

Туган телгә мәхәббәт күрсәтү һәм татар сөйләмен үстерүгә ярдәм күрсәтү мөмкинлеген кулдан упкындырмагыз!

Translate