«Сетевичок»Бөтенроссия педагогик турниры старт алды!

Кадерле дуслар! Без балалар һәм яшьләрнең мәгълүмати иминлеге мәсьәләләрен белем бирү процессына интеграцияләүгә юнәлдерелгән «Сетевичок» Бөтенроссия педагогик турниры старт алуы турында хәбәр итәргә шатбыз.
«Сетевичок» проекты нәрсә ул?
«Сетевичок» -балалар һәм яшүсмерләр өчен киберкуркынычсызлыкка багышланган уникаль белешмә-мәгълүмат системасы.
✅ Проект үз эченә түбәндәгеләрне ала:
-Укучыларга интернетта куркынычсыз тәртип нигезләрен үзләштерергә ярдәм итә торган онлайн-квест.
- Интернет челтәрендә балаларның яшәү рәвешен өйрәнүгә багышланган дистанцион тикшеренүләр.
-Балалар сайтлары конкурсы, анда балалар үзләре иң яхшы интернет-ресурсларны сайлый.
Проектның максаты-Россия һәм постсовет пространствосы илләренең мәктәп укучыларында һәм студентларында Интернетта уңышлы һәм имин яшәү һәм уку өчен кирәкле цифрлы гражданин компетенцияләрен формалаштыру.