Студентларның гуманитар ярдәм җыю штабы үз эшен дәвам итә!

Казан дәүләт аграр университетында гуманитар ярдәм җыю буенча #МЫВМЕСТЕ (#БЕЗБЕРГӘ) студентлар штабы үз эшен дәвам итә.

Теләге булган һәркем мохтаҗларга, шулай ук Россия Федерациясе хәрбиләренә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүдә катнаша ала! Бу атнада административ – хуҗалык бүлеге хезмәткәрләре 100 килограммнан артык гуманитар ярдәм җыйдылар.

Казан ДАУ волонтерлары Ферма-2 урамы, 79б йорт адресы буенча ярдәм җыюдав актив эш алып баралар.