Студентларның “Диалог Трейд” ҖЧҖ компанияләре вәкилләре белән очрашуы

2023 елның 31 октябрендә Казан ДАУның механизация һәм техник сервис институтында 3 нче һәм 4 нче курс студентларының «Диалог Трейд»ҖЧҖнең әйдәп баручы компанияләренең берсе вәкилләре белән очрашуы оештырылды һәм үткәрелде. Очрашу вакытында студентлар сораулар бирделәр, предприятие эшенең үзенчәлеге белән кызыксындылар.

Коммерция директоры Мусалов Эдуард Ревич һәм персонал буенча директор урынбасары Зольникова Юлия Владимировна студентларны илнең төрле төбәкләрендә урнашкан холдингның җитештерү мәйданчыклары белән таныштырдылар һәм аларны алга таба эшкә урнашу һәм карьера үсеше мөмкинлеге белән производство практикасын үтү өчен чакырдылар. Чарада Механизация һәм техник сервис институты укытучылары һәм студентлары актив катнашты.

Очрашу рәсми характерда булса да, ул тере диалог форматында узды. Чара тәмамлангач, кызыксынучы һәр студент сорау бирергә һәм аңа кыскача гына түгел, ә кечкенә консультация алырга мөмкинлек алды.