Студентларның Казан дәүләт аграр университетының авыл хуҗалыгын механикалаштыру факультетын тәмамлаучылар белән очрашуы

24 май көнне “Үлемсез полк” акциясе кысаларында механикалаштыру һәм техник сервис институтының актлар залында студентлар, доцент Шәфигуллин Фәрит Габделхәй улы белән очраштылар.

Казан дәүләт аграр университетының авыл хуҗалыгын механикалаштыру факультетын тәмамлаган Фәрит Габделхәй улы Бөек Ватан сугышында катнашкан үзенең әтисе турында хатирәләре белән уртаклашты. Студентлар хезмәт ветеранының студент еллары турындагы хатирәләрен кызыксынып тыңладылар. Музейлар комплексы директоры Сибгатуллина Саимә Сәет кызы Советлар Союзы Геройлары, механик факультетны тәмамлаучылар турында аерым сөйләде. Очрашу ахырында яшь буынга изге теләкләр яңгырады

.