Студентларның Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары М. Г. Әхмәтов белән очрашуы

«Персона» авторлык проекты кысаларында Казан дәүләт аграр университеты студентлары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары М.Г. Әхмәтов белән очрашуда катнаштылар. Чараны Татарстан Республикасының иҗтимагый ярдәм штабы оештырды. Очрашуның темасы: «Авыл киләчәге яшьләргә бәйле». Балалар авыл җирлегендә эшкә урнашу һәм заманча яшәү шартларына кагылышлы сораулар бирделәр. Барлык катнашучылар киләчәктә мондый очрашулар кирәклеге турындагы фикердә калдылар.