Студентларны хокукый тәрбияләүгә юнәлдерелгән лекорияләр үткәрү

«2015-2024 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында министрлык тарафыннан «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе ярдәме белән беренче курс студентларына (алга таба –Лекторийларга) хокукый белем бирүгә юнәлдерелгән лекторийлар циклы уздырыла.

Лекторийлар хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә һәм көнкүреш коррупциясен профилактикалауга кагылышлы компетенцияләр формалаштыруга юнәлдерелгән һәм коррупциягә каршы дөньяга караш формалаштыру максатыннан үткәрелә.

Лекорийлар үткәрү планлаштырылган:

 •Казан ДАУ икътисад институтының актлар залында 2022 елның 23 сентябрендә 9.40 сәгатьтә, икътисад институтының һәм урман хуҗалыгы һәм экология факультетының 1 курс студентлары өчен;

•Казан ДАУ механикалаштыру һәм техник сервис институтының актлар залында 2022 елның 26 сентябрендә 9.40 сәгатьтә, механикалаштыру һәм техник сервис институтының һәм агробиотехнология һәм җирдән файдалану институтының 1 курс студентлары өчен.

1 нче курста укучы студентлар, шулай ук коррупциягә каршы студентлар комиссиясе җитәкчеләре һәм әгъзалары чакырыла.