Студентлар Казанның Зөбәрҗәт күле ярын чистарттылар: дистәләгән пакет чүп-чар эшкәртүгә җибәрелде
20 сентябрьдә булачак экологларыбыз-урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентлары-укытучы Н.И. Мирсияпов белән бергә Казанның Зөбәрҗәт күле буенда зур өмәгә чыктылар.
Нәтиҗә? – Җыелган, сортларга аерылган һәм эшкәртүгә әзерләнгән дистәләгән капчык чүп! Һәр пакет-чиста табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә һәм яшисе килә торган киләчәккә җаваплы мөнәсәбәткә адым ул.
Акция «Яшел Россия» бөтенроссия кампаниясе һәм «Экологик иминлек» милли проектының «Россия суы»федераль инициативасы кысаларында узды.
Бу җыештыру гына түгел, ул экологик культураның, гражданлык активлыгының һәм чын команда эшенең тере үрнәге.




