Студентлар отрядларының Бөтенроссия слеты
2022 елның 3-6 ноябрендә Кемеровода Россия студентлар отрядларының 63 нче хезмәт семестрын тәмамлауга багышланган Бөтенроссия слеты узды.
Слетта Россиянең 76 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан 1500дән артык кеше катнашты. Чара Студентлар отрядлары вәкилләре өчен ел саен үткәрелә. Төп чара 3 ноябрьдә «Кузбасс-Арена»спорт комплексында узган Бөтенроссия студентлар отрядлары слетын ачу тантанасы булды.
Бу юлы катнашучылар 5 юнәлеш буенча һөнәри осталык конкурсларында көч сынаштылар.
Безнең университет студентлары авыл хуҗалыгы юнәлешендәге һөнәри осталык конкурсында катнаштылар һәм җиңүләрсез китә алмадылар!
Газинур Шәфигуллин «Механизация»номинациясендә җиңүче
Рәмзия Ганиева – «Җир төзелеше»номинациясендә беренче урын
Павел Семенов – «Агрономия»номинациясендә бронза призер
Студентларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
«Россия Студентлар отрядлары» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының Татарстандагы төбәк бүлеге яшьләр эшләре федераль агентлыкның дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендәге казанышлары өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Шулай ук ачылу тантанасы кысаларында 2023 елда Бөтенроссия студентлар отрядлары слетын кабул итүче буларак Татарстан региональ бүлегенең Кемерово региональ бүлегеннән байрак тапшыру тантанасы булды. Слет байрагын тапшыру тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашты.
«Татарстанда Студентлар отрядлары тарихы Комсомол төзелешләреннән башлана, ел саен студентлар төрле объектларда: авыл хуҗалыгында, төзелешләрдә, балалар лагерьларында эшлиләр. Бу студентларны җәйге чорда гына түгел, ә елына 365 көн мәшгуль итү мөмкинлеге. Студент отрядлары –безнең зур горурлыгыбыз! Яшь кешенең әле уку чорында ук һөнәри күнекмәләр ала алуы һәм, иң мөһиме, акча эшләү мөмкинлеге булуы бик мөһим», – дип билгеләде ул. 2023 ел Татарстан Республикасы студентлар хезмәт отрядларының гаять мөһим елы булып тора – көзен 65 нче хезмәт семестрына йомгак ясалачак һәм хәрәкәт вәкилләре ТР студотрядларының 65 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Әлеге истәлекле датага 2023 елның ноябрендә Казанда 64 нче Бөтенроссия студентлар отрядлары слеты уздыру багышланган иде.





