Студентлар отрядларының шахмат буенча Спартакиадасының IV этабы

30 октябрьдә Яшел Үзән шәһәрендә студентлар отрядларының шахмат буенча Спартакиадасының IV этабы узды. Казан дәүләт аграр университеты җыелма командасы каты көрәштә беренче урынны яулады!

Студентларыбызны искиткеч җиңүләре һәм Яшел Үзән районы студентлар отрядлары арасында иң көчле шахмат командасы исеменә лаек булулары белән котлыйбыз!

Команда җитәкчесе – Физик тәрбия кафедрасының өлкән укытучысы Яруллин Альберт Габделхак улына спортчыларны яхшы әзерләгәне өчен аерым рәхмәт.

Укуда һәм спортта яңа җиңүләр, алга таба да уңышлар телибез! Сезнең университет Сезнең белән горурлана!

Translate