«Студентлар стартабы » конкурсы герое: Настапов Ярослав Витаельевич

Казан дәүләт аграр университетының «Студентлар стартабы»конкурсында катнашучы талантлы студентлары турындагы хикәяләребезне дәвам итәбез. Бүген сезне «Механизация һәм техник сервис»институтының 4 нче курс студенты Настапов Ярослав Витальевич проекты белән таныштырабыз. Проектның фәнни җитәкчесе-Сабиров Рәис Фәрит улы, техник фәннәр кандидаты, машиналарны эксплуатацияләү һәм ремонтлау кафедрасы доценты.

Стартап исеме: «БАС кулланып, авыл хуҗалыгы чәчүлекләрен корткычлардан яклау өчен аппарат-программа комплексы төзү»

Стартапның төп өстенлекләре:

Мондый комплексны гамәлгә кертү авыл хуҗалыгы чәчүлекләрен яклаганда химик препаратлар куллануны сизелерлек киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Translate