Студентлар ТР Спорт министрлыгында практикада!

Дәүләт һәм муниципаль идарә юнәлеше буенча белем алучы 3 курс студентлары хәзерге вакытта хакимиятнең төрле органнарында производство практикасын үтәләр. Таһиров Марат һәм Асанбаева Айзилә алган теоретик белемнәрен һәм күнекмәләрен Татарстан Республикасы спорт министрлыгында кулланалар.

Казан дәүләт аграр университеты практика җитәкчесе, авыл хуҗалыгы производствосы белән идарә итү кафедрасы доценты Вәлиева Гөлнара Әнәс кызы практика урыны буенча студентлар белән очрашты. Ул практика үтү шартлары белән танышты, отчет рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча консультация бирде һәм спорт министрлыгының студент-практикантлар кураторлары белән очрашты.

Студентлар безнең югары уку йортын лаеклы тәкъдим итәләр һәм үзләренә йөкләнгән барлык функцияләрне үтиләр. Без аларның уңышлары белән горурланабыз, аларга укуда һәм карьерада алга таба да уңышлар телибез.