Студентлар тулай торагында яшәү өчен түләү!
🌾 Безнең университетның студентлар тулай торагында яшәү өчен түләүләрне искә төшерергә телибез. Билгеләнгән кагыйдәләргә ярашлы, түләү аена 1000 сум тәшкил итә. Уку елында (10 ай) яшәү өчен түләү 10 000 сум тәшкил итәчәк.
☝ 🏼 Түләү берьюлы 10 ай эчендә башкарылырга тиеш. Зинһар, онытмагыз, июль һәм август каникуллар, шуңа күрә бу айларда түләргә кирәк түгел.
Сорауларыгыз булса яки күбрәк мәгълүмат кирәк булса, сез тулай торак мөдире Гәрәев Рузил Илсур улына мөрәҗәгать итә аласыз: 89600862191. Сезгә уңышлы укуыгызны һәм Казан ДАУ студентлар тулай торагында күңелле яшәвегезне телибез!
