Студентлар һөнәри сыйфатларын арттыру максатыннан «Җитәкче ярдәмчесе компетенциясе» уенында актив катнашты.


16 нчы майда Казан дәүләт аграр университетының Икътисад институтында Б301-01, Б301-04 һәм Б301-04 төркемнәре студентлары катнашында «Җитәкче ярдәмчесе компетенциясе» дигән профессиональ уен үткәрелде. Уенның максаты – һөнәри юнәлеш бирү һәм студентларның лидерлык сыйфатларын арттыру.

Әлеге чараны икътисад институты директоры Марат Низаметдинов, тәрбия бүлеге буенча директор урынбасары Ксения Парфенова һәм психолог, уен практигы Лилия Мифтахова әзерләде һәм үткәрде.

Студентлар да, чакырылган кунаклар да уенда актив катнаштылар һәм күп уңай эмоцияләр алдылар.