Студент көне белән!
Кадерле студентларыбыз! Чын күңелдән сезне Студентлар көне белән котлыйм! Күп кенә талантлы яшьләрнең туган йорты булган университетны җитәкләү минем өчен зур мәртәбә.
Бүген сезнең омтылышларыгызның, инициативаларыгызның һәм хыялларыгызның безнең югары уку йорты өчен никадәр кыйммәтле булуын ассызыклыйсым килә. Нәкъ менә сезнең ярдәмегез белән Казан ДАУ яши һәм үсә, яңа офыклар һәм перспективалар ача. Бу бәйрәм сезнең иҗади потенциал, илһам һәм яңа казанышлар символы булсын.
Студент еллары якты тәэсирләр, нык дуслык һәм онытылмас истәлекләр белән тулы булсын. Университет үсешенә керткән өлешегез, белемгә бирелгәнлегегез һәм камиллеккә омтылуыгыз өчен һәркайсыгызга рәхмәт. Сез-безнең киләчәгебез, горурлыгыбыз һәм өметебез. Бәйрәм белән, кадерле дуслар!
Алда уңышлар, ачышлар шатлыгы һәм казанышлар бәхете көтсен! Илшат Нуриев, Казан ДАУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы
