Сөрүлекләр, җирләр, болын-кырлар – болар барысы да безнең ашатучыбыз, җиребез!
Казан дәүләт аграр университеты тарихы -Татарстан Республикасында аграр белем бирүне үстерү елъязмасы гына түгел, ә туган җиргә, игенче һөнәренә һәм фәнгә мәхәббәтнең формалашуының тере дәлиле дә ул.
⠀
Университет музейларында югары уку йортының барлыкка килү хронологиясе кадерләп саклана, үзебезнең авыл хуҗалыгына нигез салган дәүләт эшлеклеләренең һәм атаклы фәнни мәктәпләргә нигез салучыларның язмышлары чагылдырылган.
⠀
Музей тәрбия һәм традицияләр үзәге буларак
Казан дәүләт аграр университеты музейларына бару балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, студентлар һәм күпсанлы кунаклар өчен күркәм традициягә әверелде. Университет укытучылары һәм хезмәткәрләре үткәрә торган танышу экскурсияләре — экспонатлар белән танышу гына түгел, ә вакыт эчендә чын сәяхәт.
⠀
Монда рухи культура формалаша, кешенең шәхесе ачыла, үз Ватаны өчен горурлык хисе һәм агроном, инженер-механик, икътисадчы, ветеринар, зоотехник хезмәтенә хөрмәт туа.
⠀
Нәкъ менә шушы залларда яшьләрдә җир һәм фән белән бәйле һөнәрләр белән кызыксыну барлыкка килә. Туган илебезнең чәчәк атуына үз өлешен кертү өчен галим-агроном, инженер, ветеринар, зоотехник, урманчы яки экономист булу хыялы туып килә.
⠀
Музей үткәннәр киләчәк белән очраша торган урынга әверелә, ә һөнәргә мәхәббәт — туган җиргә мәхәббәт белән.
⠀
Тарихка кагылырга һәм яңа казанышларга илһам алырга уникаль мөмкинлекне кулдан упкындырмагыз!
Казан дәүләт аграр университеты музейларына килегез-монда сезне безнең уртак тарихыбыз өчен җылылык, белем һәм горурлык көтә
