Танышуны дәвам итәбез!

🗯 «Ялкын» патриотик клубы җитәкчесе — Имангулова Алина – «Елның студентлар берлеге»номинациясендә җиңүче

🔥 Клуб Россиянең «Мин горурланам»патриотик клублары ассоциациясе әгъзасы булып тора. «Җиңү өчен!Казан» хәйрия акциясе , ТР Студентлар лигасы, Яшь Гвардия һәм беренчеләр хәрәкәте белән актив хезмәттәшлек итәләр. «Татарстан Республикасының Ел студенты — 2024» республика конкурсында «Елның патриотик берләшмәсе» номинациясе җиңүчеләре.

🧷 син үз алдыңа нинди максатлар куйдың?

Патриотлык — ул барыннан да элек Ватанга мәхәббәт икәнен күрсәтү.
Патриот булу — ул горурлык.
Коллективны чираттагы казаныш белән берләштерү, бу җиңү — безнең уртак тырышлык нәтиҗәсе бит!
🧷 ни өчен син конкурста катнашырга булдың?
Безнең коллектив 2024 елда Татарстан Республикасының патриотик берләшмәсе тарафыннан болай да танылган булуга карамастан, беркайчан да бер казаныш белән генә тукталып калырга кирәкми.

Translate