«ТатАгроЭкспо 2024»махсуслаштырылган күргәзмәсе эше

30 гыйнварда «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә «ТатАгроЭкспо 2024» махсуслаштырылган күргәзмәсе үз эшен дәвам итте, ул агросәнәгать комплексының төп тармаклары экспозициясен һәм эшлекле форумны берләштерде.

Ел саен чара Авыл хуҗалыгы тармагының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышуда, яңа эшлекле элемтәләр алуда, үз продукциясен һәм эшләнмәләрен тәкъдим итүдә, шулай ук инвесторларның игътибарын җәлеп итүдә кызыксынучы меңләгән агробизнес вәкилләрен җыя.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы башланганчы, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм башка рәсми затлар озатуында зур габаритлы техника күргәзмәсен карады, шулай ук үзмәшгульләр, фәнни оешмалар һәм кече хуҗалык итү формалары продукциясе тәкъдим ителгән экспозиция белән танышты. Күргәзмә чараларында Казан дәүләт аграр университеты актив катнаша, ул ТР Рәисе Р. Н.Миңнеханов җитәкчелегендәге вәкиллекле делегациягә эш нәтиҗәләрен күрсәтте.

Эшлекле программа кысаларында Казан ДАУ шулай ук АгроХакотонны оештыручы булды, анда безнең университет студентларының заманча робототехник һәм автопилотлы технологияләр кулланып эшләнгән эшләре тәкъдим ителде.

31 гыйнварда күргәзмә эшен дәвам итәчәк.

Translate