Татарстанда«Хәтер бакчасы» Халыкара акциясен уздыруга әзерлек бара
Быел акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы, Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында оештырылачак.
Акция быелның апрель-май айларында узачак. Бүгенге көндә кишәрлекләрне һәм утырту материалын сайлау буенча эшләр алып барыла. Мәйданчыклар урман фонды территориясендә һәм республиканың торак пунктларында оештырылачак.
2026 елда «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе «Экологик иминлек»милли проектына ярдәм йөзеннән җиденче мәртәбә узачак. Традиция буенча Россиядә һәм чит илләрдә оештыручылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 млн. кеше истәлегенә 27 млн. агач утыртырга планлаштыралар. Быел МХО бурычларын үтәгәндә һәлак булган геройлар хөрмәтенә истәлек аллеялары булдыруга аерым игътибар биреләчәк.
