Татарстанда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр
«Казан Экспо»Халыкара күргәзмә үзәгендә республика аграрийлары хөрмәтенә тантаналы чара узды. Авыл хезмәтчәннәрен һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котларга республика рәисе Рөстәм Миңнеханов килде. Тантана Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут исеменнән сәламләү адресын игълан итүдән башланды. Казан дәүләт аграр университетының талантлы студентлары чыгыш ясаган концерт программасы чараның якты бизәге булды. Катнашы булганнарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Сезнең хезмәт — республикабыз иминлеге һәм чәчәк атуының нигезе.




