Татарстанда башлангыч фермерларны агротуризмны үстерүгә һәм продукцияне эшкәртү технологияләренә өйрәтәчәкләр!

Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе»белем бирү проектында катнашу өчен конкурс сайлап алу башланды. Программаны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россия авыл хуҗалыгы банкы оештыра. Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында узачак.

Конкурста авылда авыл хуҗалыгы бизнесы белән шөгыльләнергә планлаштыручы физик затлар да, яңа гына эшли башлаган яки эшләп килүче фермерлар да катнаша алачак.

«Фермер мәктәбе»ндә катнашу өчен 9 сентябрьгә кадәр (шул исәптән) үз фермерлыгы аша гариза җибәрергә кирәк (https://svoefermerstvo.ru/farmers-way/school), ә кирәкле документлар исемлеге, презентация һәм/яки  видеоролик  электрон адреска: sh.fermer_rt@mail.ru. Катнашу шартлары белән тулырак ТР аыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министрлыгы сайтында танышырга мөмкин (https://agro.tatarstan.ru/shkola-fermera.htm).