Татарстанда Казансу яр буе линиясен чистарту акциясе узды
Казанда «Түбән Заречье» пляжы территориясендә табигатьне саклау акциясе узды. Казансу елгасының яр буе линиясен чистарту буенча экологик инициативаны хуплаучылар арасында Казан дәүләт аграр университеты студентлары да бар иде. Акция территорияне чистартуга гына түгел, экологик культураны күтәрүгә дә юнәлдерелгән.
«Экология» фонды инде икенче ел Татарстанда территорияләрне чистарту буенча экологик акция уздыра. Узган ел Иделнең яр буе линиясе чистартылды, быел көчләр Казансуның яр буе территориясен төзекләндерүгә юнәлдереләчәк.
Өмә кысаларында волонтерлар 8 кубометр чүп-чар җыйдылар. Чара азагында табигать ресурсларын сакларга чакыручы мәгълүмати стендлар, шулай ук төрле полиэтилен продукция (нигездә, пакетлар, шулай ук стретч-пленка, ком һәм башка полимерлар) эшкәртү юлы белән алынган икенчел чималдан урналар һәм эскәмияләр урнаштырылды.
Казансу елгасының яр буе линиясен чистарту буенча экологик акция Россия Федерациясе территориясендә «Экология» фонды үткәргән утызынчы чара булды. Табигатьне саклау акцияләрен ел ахырына кадәр гамәлгә ашыру планлаштырыла.
