Татарстанда Россия авыл хуҗалыгы банкының «Фермер мәктәбе»н тәмамлаучылар агробизнесны үстерүгә грантлар алдылар

Бүген Казанда «Фермер мәктәбе» белем бирү проектының өченче агымын тәмамлаучы өч кешегә грант алу өчен сертификатлар тапшырылды. Проектны Россельхозбанк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә гамәлгә ашырды. Мәктәптә ике юнәлеш буенча 40 тыңлаучы белем ала: терлекчелек, кошчылык.

Эксперт комиссиясе карары нәтиҗәләре буенча, иң яхшылары дип «Фермер мәктәбе»н тәмамлаучылар тәкъдим иткән өч бизнес-проект танылды. Грант алучыларның берсе Азат Бурханов Балтач районында сөт, мөгезле эре терлек һәм ат ите җитештерү өчен ферма ачарга планлаштыра. Анастасия Александрова һәм Лилия Дмитриева гаилә кошчылык фермасын үстерү буенча проектларны уңышлы якладылар. Беренче очракта – йомырка юнәлешендәге яшь тавыкларны һәм бройлерны симертү буенча, ә икенче очракта – кош ите җитештерү һәм тәүлеклеклек яшь тавык сату буенча гаилә кошчылык фермасын үстерү буенча.

Җиңүчеләрне сәламләү сүзе белән Россия авыл хуҗалыгы банкының Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, “«Фермер мәктәбе» – республика авыл хуҗалыгы министрлыгы, аграр югары уку йорты, эре бизнес һәм фермерларның мөмкинлекләрен берләштерүче уникаль проект.» Сезнең идеяләр һәм бизнес-проектлар стратегик бурычларның берсен – импортны сыйфатлы азык – төлек белән алмаштыруны һәм республика белән тулаем илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүне хәл итәргә мөмкинлек бирер дип ышанам”, – дип ассызыклады ул.

Казан дәүләт агар университеты ректоры Айрат Вәлиев шулай ук белем бирү проектының зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте: «Без инде «Фермер мәктәбендә» өч уку агымын үткәрдек, һәм проект турында чыгарылыш укучыларының бәяләмәләре уңай гына».

Кошчылык белән шөгыльләнүче «Фермер мәктәбе»н тәмамлаган Лилия Дмитриева ректорның сүзләрен раслады. «Фермер мәктәбе» – теориядә дә, практикада да белемнәрнең тулы спектрын алу өчен платформа. Без бөртекләп җыя алырлык бу белемнәрне монда берләштердек», – дип билгеләп үтте ул.

Оештыручылар әйтүенчә, укытуның өченче агымы уңышлы тәмамланган, быел көзен Татарстанда «Фермер мәктәбе»нең дүртенче агымында укытуга сайлап алу планлаштырыла.

Translate