Татарстанда «Фермер мәктәбе»проектының яңа агымын тыңлаучылар ачыкланды!

Казанда Россельхозбанкның «Фермер мәктәбе»мәгариф проектын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды. Составына Россельхозбанк, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шулай ук Казан дәүләт аграр университеты вәкилләре кергән эксперт жюрисы яңа агымда катнашучыларны сайлады.
Татарстанның 22 муниципаль берәмлегеннән 35 яшь фермер «Фермер мәктәбе»нең бишенче агымында катнашачак. Шулардан:
〰️25 кеше «Кооперация» юнәлеше буенча укыячак
〰️ ️10 кеше — «Балыкчылык» юнәлеше буенча
«Фермер мәктәбе»үзен квалификация күтәрү һәм тәҗрибә уртаклашу өчен менә дигән мәйданчык буларак танытты. Берничә ел эчендә проектны 144 кеше тәмамлаган, алар авыл хуҗалыгында үз урыннарын тапкан. Аларның күбесе үз җирләрен үстерү өчен туган якларында калды, ә кемдер шәһәрдән авылга күчеп килде һәм агробизнесны уңышлы эшләтеп җибәрде.
Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кәдермәтова билгеләп үткәнчә, :
«Бу проект кешеләргә агробизнесны үстерү һәм туган җиргә ярдәм итү турындагы хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә»
🗓 «Фермер мәктәбе» катнашучыларны «Фермер хуҗалыгы агробизнесы» 288 сәгатьлек һөнәри әзерлек программасы көтә, аңа республиканың уңышлы фермер хуҗалыкларында теоретик дәресләр һәм күчмә мастер-класслар керә. Проект бизнес-планны яклау һәм грант ярдәме алу өчен билгеләнгән үрнәктәге диплом бирү белән тәмамланачак.