Татарстанда «Фермер мәктәбе» ндә катнашучылар уңышлы Авыл хуҗалыгы кооперативлары тәҗрибәсен үзләштерәләр

Россия авыл хуҗалыгы банкының «Фермер мәктәбе» мәгариф проектында катнашучылар укуларның теоретик өлешен төгәлләделәр. Хәзер Яшь аграрийлар практик дәресләргә күчтеләр, аларда республиканың әйдәп баручы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә мастер-класслар планлаштырылган. Тыңлаучылар беренчеләрдән булып Чүпрәле районында булдылар, анда Татарстанда иң зур алма бакчасы урнашкан. Агропредприятие территориясе буйлап экскурсияне  «Дуван бакчалары» авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Альфред Хәйруллин үткәрде. Ул бакчаның барлыкка килү тарихы, дәүләт программаларында катнашу һәм җитештерүне киңәйтү планнары турында сөйләде.

Очрашу барышында катнашучылар җимеш үсемлекләрен үстерү технологиясен, алма һәм бакча җиләкләрен озак вакыт саклау серләрен, шулай ук авыл хуҗалыгы кооперативларын төзегәндә эш итү алгоритмын өйрәнделәр. Киләсе практик дәрес Балтач районында узды, анда катнашучылар үз визитлары кысаларында берьюлы ике авыл хуҗалыгы кооперативы: «Балкыш» һәм «Ак Алтын»эшчәнлеге белән таныштылар. Укучылар терлекчелек продукциясен эшкәртү тәҗрибәсен, ит һәм сөт продуктларын саклау технологиясен үзләштерделәр.

Тәҗрибәле остазлар авыл хуҗалыгы кооперациясенең эш һәм үсеш уңышлары белән уртаклаштылар, үз составына яңа фермерларны кертергә шат булуларын билгеләп үттеләр. Бу яшь аграрийларга кооперативлар эшен җентекләбрәк өйрәнергә һәм башка катнашучылар белән тыгызрак хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Күчмә дәресләр кысаларында «Фермер мәктәбе»ндә катнашучылар алган теоретик белемнәрен практикада ныгытып кына калмыйлар, ә иң мөһиме уңышларга ирешкән, республиканы гына түгел, Россия Федерациясе төбәкләрен дә продукция белән тәэмин итеп, билгеле бер нәтиҗәләргә ирешкән Татарстанның иң яхшы фермерлары тәҗрибәсен өйрәнәләр, – дип билгеләп үтте Россия авыл хуҗалыгы банкының Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кәдермәтова.

Якын арада яшь аграрийлар үлән чәе һәм сироп җитештерүчеләрнең уңышлы тәҗрибәләрен өйрәнәчәкләр, шулай ук балыкчылык фермаларына барачаклар. Уку курсы бизнес-проектларны яклау белән тәмамланачак. Татарстанда «Фермер мәктәбе»ннән барлыгы 4 АГРОСӘНӘГАТЬ комплексы өчен 144 белгеч әзерләнгән. Белем бирү программасы Россия авыл хуҗалыгы банкы тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Уку Казан дәүләт аграр университеты базасында уза.

Translate