Татарстанның «Фермер мәктәбе» ндә катнашучылар агротуризмның уңышлы проектларын өйрәнделәр

Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе» белем бирү проектында катнашучылар укуның теоретик өлешен тәмамладылар. Хәзерге вакытта тыңлаучылар агротуризм һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү юнәлешләре буенча проектларны гамәлгә ашыручы әйдәп баручы эшмәкәрләрдән тәҗрибә алалар.

Беренче күчмә дәресләр Югары Ослан һәм Кама Тамагы районнарының җитештерү мәйданчыкларында узды. Катнашучылар Идел буенда урнашкан ял базасында һәм мунча комплексында, Татарстанда бердәнбер йөзем плантациясендә булдылар. Эшмәкәрләр бизнес-проектны эшләтеп җибәрү, грант конкурсларында катнашу, партнерлар эзләү, республикадан гына түгел, башка төбәкләрдән дә туристларны җәлеп итү буенча тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

«Уңышлы эшкуарлар белән очрашу һәрвакыт куелган максатка ирешү өчен яңа стимул бирә. Практик дәресләр барышында өйрәнгән тәҗрибә безгә бизнес-проектларны яклауда гына түгел, ә киләчәк эшчәнлектә дә файдалы булачак», – дип тәэсирләре белән уртаклашты «Фермер мәктәбе» проектында катнашучы Лилия Дмитриева.

«АГРОСӘНӘГАТЬ комплексы өчен кадрлар формалаштыру – авыл хуҗалыгы үсешенә зур адым. Бу мәсьәләне хәл итүгә «Фермер мәктәбе» проекты юнәлдерелгән, аның программасы профессиональ яңадан әзерләүгә охшаш һәм барлык беркетелгән белемнәрне тыңлаучылар шунда ук практикада куллана торган итеп төзелгән. Программаны тәмамлаган 104 кеше авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз бизнес-проектларын башлап җибәргән инде. Яңа уку курсы нәтиҗәләре буенча тагын 40 проектны яклау планлаштырылган», – дип сөйләде Россия авыл хуҗалыгы банкының Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова.

Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе»нең дүртенче дулкыны агымдагы елның декабрендә тәмамланачак. Тыңлаучылар ике юнәлеш буенча укыйлар: «Авыл агротуризмы» белән «Үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен эшкәртү технологиясе». Проект Россия авыл хуҗалыгы банкы һәм республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Translate