Татарстан агропредприятиеләре “Мин Агрога” платформасында 1,3 меңнән артык вакансия урнаштырдылар
Россельхозбанктан “Мин Агрога” белем бирү платформасында 70 меңләп вакансия урнаштырылган. Шуларның 1320 се Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы предприятиеләре тарафыннан тәкъдим ителгән. Мондый мәгълүматларны Россельхозбанк «АГРОВОЛГА»халыкара агросәнәгать күргәзмәсенең эшлекле программасы барышында китерде.
“Мин Агрога” платформасы студентлар һәм мәктәп укучылары арасында авыл хуҗалыгын популярлаштыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән һәм персонал эзләү һәм сайлау, кадрларны укыту, яңадан әзерләү һәм һөнәри юнәлеш бирү мәйданчыгы булып тора. Хәзерге вакытта платформада бөтен илдән аграр югары уку йортларыннан 25 меңнән артык укыту программасы урнаштырылган. Электрон мәйданчыкта укучылар һәм студентлар авыл хуҗалыгы өлкәсендә һөнәр сайлаганда туарга мөмкин булган сорауларга тулы җаваплар ала.
Моннан тыш, булачак аграрийлар гарантияле эшкә урнашу белән стажировка узу турында 250 тәкъдим таба алалар. Платформа эшләгән вакытта тармакның «алтын кадрлар резервы» на 170 меңнән артык студент кертелгән.
Шуның нәтиҗәсендә студентлар АПКның әйдәп баручы компанияләренең игътибарын җәлеп итә, шәхси карьера траекториясен төзи, конкурсларда, чемпионатларда һәм башка активлыкларда катнаша алалар.
Авыл хуҗалыгы өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләү буенча Россельхозбанк тарафыннан гамәлгә ашырыла торган чаралар «азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында “АПКда кадрлар” федераль проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.