ТАТАРСТАН КОПИЛКАСЫНА АЛТЫН!
3 октябрьдән 4 октябрьгә кадәр Түбән Новгородта Идел буе федераль округы студентлар отрядларының XL Спартакиадасы узды.
Масштаблы ярышларда Идел буе федераль округының 8 төбәгеннән: Татарстан, Марий Эл, Удмуртия, Пермь крае, Саратов, Пенза, Ульяновск һәм Түбән Новгород өлкәләреннән 100 дән артык Россия студент отрядлары вәкиле катнашты.
Казан ДАУ горурлыгы
Бадминтон буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы составында безнең университетның М һәм ТС студенты Рәсим Нуретдинов чыгыш ясады.
Киеренке көрәштә Рәсим Спартакиаданың алтын медален яулады! 🥇
Чемпионыбызны һәм аның остазы – физик тәрбия кафедрасы доценты Хуҗина Гулина Котдус кызын чын күңелдән котлыйбыз! Яңа спорт югарылыклары һәм якты җиңүләр телибез! 🚀
