Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов капремонттан соң Казан ДАУ студентлары йортын ачты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң Казан дәүләт аграр университеты студентлары йортын ачуда катнашты. Тантанада шулай ук РФ аграр югары уку йортлары ассоциациясе генераль директоры Виктор Бердышев, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Студент йорты 9 мең квадрат метрдан артык мәйданлы 2 төзекләндерелгән корпусны үз эченә ала. Монда аграр югары уку йортының 800 студенты яшәячәк. Капремонт КДАУның 100 еллыгы кысаларында үткәрелде.

Рөстәм Миңнеханов Университет укучыларын мөһим вакыйга белән котлады. Ул студентларны уңайлы яшәү шартлары белән тәэмин итү – белем бирү сыйфаты белән беррәттән өстенлекле юнәлеш, дип ассызыклады.

Татарстан Президенты Аграр югары уку йорты студенты буларак үзе дә шушы тулай торакта яшәвен әйтте. «Мин монда биш ел яшәдем, ул елларны рәхмәт белән искә алам. Ремонттан соң бик матур бина килеп чыкты, тану кыен. Тышкы кыяфәте бик лаеклы», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов республика алга таба да Аграр мәгарифкә актив ярдәм итәчәк, дип өстәде. Аннары ул яңартылган тулай торакта булды: яшәү бүлмәләрен, спорт залын, актлар залын карады.

Translate