Татарстан Республикасында «Безнең заман Геройлары»иҗтимагый премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды
19 декабрьдә Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин катнашында «Безнең заман Геройлары» иҗтимагый премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.
«Бүген сөйләнгән һәр хикәя «геройлар булып тумыйлар, аңа әвереләләр» дигән танылган әйтемне тагын бер кат раслый. Татарстан, гомумән Россия дә үз геройлары белән дан тотты, аларның югары эшләре белән горурланды. Бу премия лауреатлары ел саен күбрәк булыр дип уйлыйм, чөнки Батырлык өчен һәрчак вакыт һәм урын бар. Бүген залда 18 яше тулмаган яшь геройлар да җыелды. Безнең яшьләребез бик шәп, без моңа кабат-кабат инанабыз», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ел саен премия кысаларында көндәлек тормышта каһарманлык кылган кешеләрне бүләклиләр. Проектның төп максаты – мондый батырлыкларны стимуллаштыру юлы белән кешеләрнең республикабызда каһарманлык гамәлләренең күплеге турында аңлавын арттыру, шуның белән яшьләр өчен уңай мисалларның артуына ярдәм итү.
#Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан мәҗбүри күченүчеләр һәм Россия хәрбиләре өчен гуманитар ярдәм җыюга зур өлеш керткән кешеләрне бүләкләү, шулай ук Идел буе федераль округы төбәкләреннән геройларны бүләкләү быелның үзенчәлекләре булды.
Быел премия төрле оешмалардан 70 кеше – 16 яшь герой, 38 Безнең чор Герое, 11 гуманитар штаб, Донецк һәм Луганск халык республикалары территориясендә мохтаҗларга ярдәм күрсәткән 10 волонтер лауреатлары булды.
Яңа номинацияләрнең берсендә премия белән11 гуманитар штаб бүләкләнде, алар Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан күченергә мәҗбүр булганнар, Россия хәрбиләренә кирәкле әйберләрне җыйганнар һәм тапшыганнар. Алар исәбенә Казан, Яр Чаллы, Апас, Баулы һәм Буа муниципаль районнары кергән. «Нәфис-косметикс» АҖ, «Транснефть-Кама буе» АҖ һәм «Бәхетле»ҖЧҖ иң яхшы предприятиеләр булып танылды. Иң яхшы югары уку йортлары – Казан (Идел буе) федераль университеты, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты, шулай ук Казан дәүләт аграр университеты.
«Безнең заман Геройлары» Иҗтимагый премиясен оештыручы – «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге белән, яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе»бөтенроссия иҗтимагый оешмасы.




