Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Раисы каршындагы комиссия стипендиясенә конкурс
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты» югары белем бирү учреждениесе укучыларын, иҗади коллективларны һәм студентлар берләшмәләрен Татарстан Республикасы Югары уку йортлары студентлары арасында Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Раисе каршындагы комиссия стипендияләренә дәгъва кылуга конкурста катнашырга чакыра.
Гаризалар кабул итү 8 февральгә кадәр дәвам итәчәк (шул исәптән).
Гариза бирү тәртибе, конкурста катнашу шартлары һәм гариза бирү өчен анкета турында тулырак мәгълүмат белән нигезләмәне беркетелгән файлда табарга мөмкин.
