Татарстан Республикасында 40 кеше «Фермер мәктәбе»парталарына утырды!

Татарстан Республикасында дүртенче тапкыр «Фермер мәктәбендә»уку башланды. Быел проектта 40 кеше катнаша. Ачылу тантанасы Казан дәүләт университетында узды.

«Быел уку бөтенләй яңа юнәлешләр буенча узачак: «Авыл агротуризмы», «Үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен эшкәртү технологиясе». «Фермер мәктәбе»н тәмамлаучылардан алынган кире элемтә әлеге юнәлешләрнең бик перспективалы булуын күрсәтте, шуңа күрә әлеге агымның уку программасы буенча уникаль булачагын ышаныч белән әйтә алам», – дип билгеләп үтте Россия авыл хуҗалыгы  банкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова.

“Әлеге проект кысаларында тыңлаучылар теоретик әзерлек кенә түгел, ә уңышлы авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән гамәли күнекмәләр һәм белемнәр дә алырга мөмкин. «Фермер мәктәбе»н тәмамлаучыларның ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында грант алулары һәм үз бизнес – проектларын уңышлы тормышка ашырулары сөендерә», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Марсель Мәхмүтов.

«Фермер мәктәбендә» уку традицион рәвештә Казан дәүләт аграр университетында уза. Алдагы ике айда «Фермер мәктәбе» катнашучылары интенсив яңадан әзерлек узачак, ә ахырында бизнес-проектларны эксперт комиссиясе каршында яклаячаклар һәм билгеләнгән үрнәктәге дипломнар алачаклар», – дип билгеләп үтте Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев.

«Фермер мәктәбе» кысаларында тыңлаучылар фермер хуҗалыклары эшенең хокукый аспектларын, финанс бизнес-модельләрен, маркетинг нигезләрен өйрәнәчәкләр, иң яңа агротехнологияләр белән танышачаклар, тармакның әйдәп баручы предприятиеләрендә белем алачаклар.

Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе»2021 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Өч агымда 104 кеше белем алган, алар инде авыл хуҗалыгын яхшы якка үзгәртәләр, эш урыннары булдыралар һәм авыл территорияләренең абруен күтәрәләр.