Татарстан Республикасының Апас һәм Тәтеш муниципаль районнарында һөнәри юнәлеш бирү эше

Идарә кафедрасы укытучысы Сафиуллин Нияз Азат улы белән «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлешенең Б391-04 төркеменең дүртенче курс студентлары, мәгълүмат-консультация бригадалары эше кысаларында, Апас һәм Тәтеш районнары мәктәп укучылары һәм студентлары алдында чыгыш ясадылар.

Ибәтуллина Гүзәлия икътисад институтында уку барышы турында сөйләде, Жарковская Анна көллияттә һәм югары уку йортында параллель уку тәҗрибәсе белән уртаклашты, ә Низамова Элина, уку вакытында җәмәгать эшләре турында сөйләде.

Чыгышлар азагында Нияз Азатович җиңүчеләргә кыйммәтле призлар тапшырып, «Эмодзи буенча һөнәр турында уйла» конкурсын үткәрде.

Translate