«Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме-2023» республика конкурсында җиңүчеләрне һәм ТР Махсус дәүләт стипендиясе ияләрен бүләкләү тантанасы

11февральдә «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме-2023» республика конкурсында җиңүчеләрне һәм ТР Махсус дәүләт стипендиясе ияләрен хөрмәтләү тантанасы булды. Бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР балалар һәм яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР вузлары ректорлары, эре предприятиеләр вәкилләре, яшь галимнәр һәм студентлар катнашты. Казан дәүләт аграр университетыннан «Иң яхшы яшь галим» номинациясендә Илнур Гайфуллин һәм «Иң яхшы яшь аспирант» номинациясендә Шәфигуллин Газинур җиңүче булды. Котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез!

Translate