«Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме — 2023» конкурсы лауреатларын һәм ТР ФА студентлар стипендияләрен бүләкләү тантанасы

28 февральдә Казан дәүләт мәдәният институтында «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме — 2023» конкурсы лауреатларын һәм ТР Фәннәр академиясенең студент стипендияләрен бүләкләү тантанасы булды.

Җиңүчеләрне Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, республика югары уку йортлары ректорлары котлады.

«Фән белән шөгыльләнү – ул табигый сәләт, — дип билгеләп үтте Юрий Камалтынов яшь галимнәргә мөрәҗәгать итеп, — әмма фән фән өчен түгел, ә кешеләр, эш, илләр өчен көрәшергә тиеш. Бүгенге көндә сезнең һәрбер уңышыгыз аеруча әһәмиятле».

«Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме» конкурсы — Татарстанның яшь галимнәренең фәнен һәм шәхси казанышларын популярлаштыруга юнәлдерелгән уникаль проект. 2023 елда конкурска югары уку йортларыннан, фәнни һәм җитештерү оешмаларыннан 250 дән артык гариза килгән.

Җиңүчеләр арасында Казан ДАУның агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтының 4 нче курс аспиранты Айрат Сафиуллин да бар.

Шулай ук ТР Фәннәр академиясенең студентлар стипендияләре конкурсында җиңүчеләргә, агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтының 2 нче курс магистры Полина Малышкинага һәм икътисад институтының 4 курс бакалавры Айгөл Сибгатуллинага дипломнар тапшырылды.

Җиңүчеләр акчалата премияләр, истәлекле дипломнар һәм бүләкләр алдылар.

Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!