Татарстан Республикасы дәүләт бүләген тапшыру тантанасы

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт аграр университеты коллективына «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.

Татарстан Республикасы дәүләт бүләген тапшыру тантанасы Казан дәүләт аграр университетының 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында узды.

Бүләк фән үсешендәге күренекле казанышлары һәм авыл хуҗалыгы өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә зур өлеш керткәне өчен тапшырылды.