Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт аграр университетының күргәзмә экспозициясе белән танышты

«Агроволга» күргәзмәсе –Татарстан өчен генә түгел, гомумән Россия өчен дә мөһим вакыйга. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» территориясендә «Агроволга-2024» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә белдерде.

Рөстәм Миңнеханов, Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров күргәзмә экспозициясен, шул исәптән Казан ДАУ күргәзмә экспозициясен карадылар.

Университет ректоры Айрат Вәлиев галим-агрономнарның соңгы казанышларын күрсәтте һәм авыл хуҗалыгы культуралары селекциясе нәтиҗәләре, ашламалар өлкәсендәге эшләнмәләр турында сөйләде. Шулай ук Рөстәм Нургалиевичка һәм аны озатып йөрүче делегациягә урман хуҗалыгы һәм экология факультеты белгечләре үстергән төрле агач һәм ылыслы культуралар күрсәтелде. Профессор Мусин Х.Г. һәр үсемлекнең үзенчәлекләре турында җентекләп сөйләде.

Translate