Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Халыклар бердәмлеге көне белән котлавы:
Бүген Ватанга мәхәббәт, татулык, үзара ярдәмләшү җәмгыятебезнең төп кыйммәтләре булып тора. Авыл хуҗалыгы, башка бер тармак кебек үк, төрле халыкларның хезмәтен берләштерә. Без барыбыз да төрле, әмма барыбызны да Ватаныбызның киләчәге һәм илебезнең чәчәк атуы турында кайгырту берләштерә.
Халыклар бердәмлеге көнендә сезгә иминлек, нык сәламәтлек, барлык эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар телим! Безнең һәркайсыбыз Ватаныбыз хакына хезмәт итә, һәм ул без яраткан һәм белгәнчә — ирекле, көчле һәм бердәм булып калсын!