Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә бүләкләү тантанасы узды!
Кадыйрова Фәнүсә Заһит кызы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Казан дәүләт аграр университетының гомуми игенчелек, үсемлекләрне яклау, селекция кафедрасы профессоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Фәннәр академиясенең «Фәндәге казанышлары өчен»алтын медале белән бүләкләнде!
Бу бүләк аның яңа сортлар булдыру һәм үсемлекләрнең адаптив потенциалын арттыру ысулларын гамәлгә ашыру өлкәсендәге югары фәнни казанышларын тану булды.
Фанүсә Заһитовнаны шушы олы бүләк белән котлыйбыз һәм алга таба да фәнни эшчәнлегендә уңышлар телибез!