Татарстан Республикасы югары уку йортлары җитәкчелеге һәм студентлар комиссияләре катнашында коррупциягә каршы эш буенча Семинар-киңәшмә

2022 елның 16 маенда Казан дәүләт энергетика университетында Татарстан Республикасы югары уку йортлары җитәкчеләре һәм студентлар комиссияләре катнашында коррупциягә каршы эш буенча семинар-киңәшмә узды. Семинар-киңәшмәне Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы Бәдретдинов Марс Сарым улы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Һадиуллин Илсур Гәрәй улы һәм Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Абдуллаҗанов Эдвард Юныс улы ачтылар.

Киңәшмәдә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Сәлимгәрәев Айдар Сәетгәрәй улы, Казан шәһәре югары уку йортлары проректорлары, коррупцияне профилактикалау эшен оештыру өчен җаваплы студентлар һәм коррупциягә каршы көрәш комиссиясе рәисләре катнашты. Казан дәүләт аграр университетыннан уку-тәрбия эшләре һәм яшьләр сәясәте проректоры Дмитриев А. В., коррупциягә каршы эшне әйдәп баручы белгеч Лукманов Р. Р. Һәм студентлар коррупциягә каршы комиссиясе рәисе урынбасары Шапошникова Д. В. катнаштылар.

Киңәшмә барышында коррупциягә каршы агарту эшен оештыру һәм җәмгыятьтә коррупциягә каршы стандартларны, югары белем бирү мәгариф программалары буенча укучылар өчен коррупциягә каршы чараларны популярлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук уңай тәҗрибә уртаклаштылар.

Translate