Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкына Ватан Геройлары көне уңаеннан мөрәҗәгать итте
Сезне чын күңелдән Ватан Геройлары көне белән котлыйм. Бу көнне без ватандашларыбызга, көчле һәм кыю кешеләргә – Советлар Союзы Геройларына, Россия Федерациясе Геройларына, Дан орденнары кавалерларына хөрмәт күрсәтәбез. Аларның фидакарьлеге, какшамас ихтыяр көче һәм холкы, авыр минутларда Ватанны сакларга әзер торулары безнең өчен һәрвакыт батырлык һәм бурычка тугрылык үрнәге булды һәм шулай булып кала да.
Быел Ватан Геройларына аерым игътибар бирелә: бөтен ил Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итә, Ватанны саклаучылар елы кысаларында патриотик чаралар үткәрә. Һичшиксез, без киләчәктә дә рухи көч һәм югары профессионализм үрнәкләрен күрсәтүче кешеләргә карата тиешле мөнәсәбәт формалаштыру һәм саклау өчен барысын да эшләячәкбез. Шуңа бәйле рәвештә Ватанны саклаучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә тирән хөрмәт йөзеннән 2026 ел Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде.
Татарстанлылар данлыклы исемнәре илнең тарихи елъязмасына мәңгегә язылган геройлары өчен чын күңелдән горурланалар. Аларның батырлыклары яшь буынны иҗади эшчәнлеккә, дәүләткә һәм халыкка намуслы хезмәт итүгә дәртләндереп, якты ориентир булып хезмәт итә.
Бүген геройлар Исемлеге махсус хәрби операция барышында дәүләтнең бәйсезлеген һәм суверенитетын яклаучы Ватанны саклаучыларның яңа исемнәре белән тулылана. Алар Ватанга лаеклы хезмәт итүнең данлы традицияләрен дәвам итүчеләр булып торалар.
Безнең изге бурычыбыз-ватандашларыбызның Бөек мирасын саклап калу, аларның бәһасез тәҗрибәсенә таянып, батырлык һәм тәвәккәллек тарихлары белән илһамланып, ышанычлы рәвештә алга бару: бөек илебезнең бердәмлеген һәм куәтен ныгыту, туган республикабызның иминлеген һәм чәчәк атуын тәэмин итү.
Кадерле Татарстанлылар! Бу истәлекле көндә барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет һәм иң изге теләкләр телим! Бәйрәм белән! Ватан Геройлары Көне Белән!»
