Татарстан фәнни-технологик үсеш буенча регионнар рейтингында икенче урынны алды
«РИА Рейтинг» икътисади тикшеренүләр үзәге тарафыннан бастырылган фәнни-технологик үсеш буенча төбәкләр рейтингында 2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан, Мәскәүдән генә калышып һәм Санкт-Петербургны узып, икенче урынны алды.
Рейтинг төбәкләрнең фәнни-тикшеренү эшчәнлегендәге, яңа технологияләр эшләүдәге һәм инновацион чишелешләр кертүдәге уңышларыннан чыгып формалаштырыла.
Бәяләү дүрт критерий буенча үткәрелә: «кКеше ресурслары», «Матди — техник база», «Фәнни-технологик эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге» һәм «Фәнни-технологик эшчәнлек масштабы». Гомуми исемлектә Татарстан 70,56 балл җыйды (Мәскәү — 81,82 балл, Санкт-Петербург — 70,11 балл).
Төбәк югары уку йортларының фән һәм инновацияләр үсешендә актив катнашуы Татарстан уңышының төп факторларыннан берсе булып тора. Мәсәлән, Казан дәүләт аграр университеты, авыл хуҗалыгы өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән фәнни тикшеренүләрне һәм белем бирү программаларын үстереп, республиканың агросәнәгать комплексына алдынгы технологияләрне актив кертә.
Шулай итеп, Казан дәүләт аграр университеты кебек университетларның актив фәнни эше нәтиҗәсендә төбәк милли рейтингта югары позицияләрне саклап кала.
