Татарча диктант – 2026 Казан ДАУда: хәтер, тел, буыннар

Бу көннәрдә республика Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан “Татарча диктант ” яза. Казан ДАУ читтә калмады – һәм инде традиция буенча акция мәйданчыкларының берсенә әверелде. Чараны фәлсәфә һәм хокук кафедрасы оештырды. Университетның 70 кә якын студенты үзләренең грамоталылыгын татар телендә тикшерергә килгән. Кемдер-ышанычлы, кемдер-дулкынлану белән, әмма барысы да — туган сүзгә һәм бөек шагыйрьгә хөрмәт белән.

Беренче тапкыр акция 2016 елда Бөтендөнья татар яшьләре һәм креатив татар активистлары форумы инициативасы белән үткәрелде. Бүгенге көндә “Татарча диктант ” – Татарстан Республикасында, Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче ватандашларны берләштерүче иң эре проектларның берсе. Акциядә дөньяның 26 иленнән һәм Россиянең 73 төбәгеннән вәкилләр катнаша.

Акциянең беренче елыннан башлап, безнең университет ел саен диктант уздыру мәйданчыгына әверелә. Казан дәүләт аграр университеты студентлары һәм мөгаллимнәре татар телендә белемнәрен зур кызыксыну белән тикшерәләр, туган телгә һәм мәдәнияткә хөрмәт күрсәтәләр.

Казан ДАУ – туган телне һәм гореф-гадәтләрне саклап калу өчен!

Translate