«Татар сүзе»

Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия ярдәмендә «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе «ТАТАР яшьләре» нәфис сүзенең өченче халыкара телевизион бәйгесен тәкъдим итә. Премия фонды 1 000 000 сум.

Бәйге татар телен һәм әдәби мирасын пропагандалау, үстерү һәм саклау, классик татар язучылары әсәрләрен популярлаштыру, татар әдәбияты һәм мәдәниятенә карата кызыксыну уяту максатыннан үткәрелә. Конкурс милли мәдәният өлкәсендә әдәбият урынын билгеләү, нәфис сүз өлкәсендә талантлы башкаручыларны ачыклау һәм аларның иҗади сәләтләрен үстерү өчен зур әһәмияткә ия.

Катнашучыларның эшләре түбәндәге яшь категорияләрендә бәяләнә: 10 яшькә кадәр, 11 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 яшьтән һәм аннан да өлкәнрәк катнашучылар. Конкурста шулай ук профессионаллар, үз шигырьләрен һәм әсәрләрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр катнаша ала. Чыгышлар проза һәм поэзия номинацияләрендә бәяләнәчәк. Жюри актерлык осталыгы, дикция, костюмнар, реквизит, музыкаль бизәлешне исәпкә алачак.

Конкурста катнашу өчен видео форматындагы эшне һәм ике дәүләт телендә анкета тәкъдим итәргә tnvtatarsuze@mail.ru рәсми почтага җибәрергә кирәк. Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә.

Милләтебезнең йөзен билгели, туган телне саклый торган чарадан читтә калмагыз! Тулырак мәгълүмат shayantv.ru һәм tnv.ru сайтларда.