«ТРның иң яхшы яшь галиме-2022»конкурсына гаризалар кабул итү башланды!
20 000 нән артык яшьләрне берләштергән Татарстан Республикасы яшь галимнәре һәм белгечләренең төбәк иҗтимагый хәрәкәте 2010 елдан «Татнефть» ГАҖ грантын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме»Бәйгесен үткәрә.
Әлеге Конкурс зур социаль әһәмияткә ия: яшь галимнәрнең һәм аспирантларның фәнни потенциалын ачуга ярдәм итә һәм галимнең җәлеп итүчәнлеген һәм иҗтимагый чакырылышын арттыруга юнәлдерелгән. Конкурста җиңүчеләр һәр номинациядә акчалата һәм махсус призлар белән бүләкләнә. «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме — 2022» бәйгесенең финал чарасы Татарстан Республикасында яшь галимнәр өчен төп чараларның берсе булачак һәм ТР Хөкүмәте, республика вузлары ректорлары, «Татнефть» ГАҖ, РФ һәм ТР Фәнни һәм җитештерү оешмалары җитәкчеләре катнашында узачак.
«Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме — 2022» конкурсында катнашу өчен гаризалар яшь галимнәрдән һәм аспирантлардан 2022 елның 5 ноябреннән 15 декабренә кадәр кабул ителә. Тутырылган гаризалар электрон адреска җибәрелә: smusrt2019@gmail.com.