ТР Балык Бистәсе районында һөнәри юнәлеш бирү эше
2022 елның 10 ноябрендә авыл хуҗалыгы производствосын оештыру кафедрасының өлкән укытучысы Михайлова Лилия Валерик кызы һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районына барды.
“Олы Елга урта мәктәбе”, “Масловка урта мәктәбе”, “1нче Балык Бистәсе гимназиясе”, “2нче Балык Бистәсе урта мәктәбе” һәм Балык Бистәсе агротехника техникумы укучылары белән очрашулар оештырылды.
Очрашу барышында мәктәп укучыларын Казан дәүләт аграр университетына әзерлек юнәлешләре белән таныштырдылар ,өйрәнүнең ничек узуы турында сөйләделәр, кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирделәр, шулай ук 19 ноябрьдә 13.00 сәгатьтә узачак икътисад институтының Ачык ишекләр көненә чакырдылар.

