ТР Бөгелмә һәм Ютазы районнары мәктәпләрендә һөнәри юнәлеш бирү эше
10 ноябрьдә икътисад институты директоры Низаметдинов Марат Мингали улы һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Бөгелмә һәм Ютазы районы мәктәпләренә барды.
Ютазы районының «Бөгелмә 6 нчы урта мәктәбе» һәм «Урыссу гимназиясе» укучыларына презентация вакытында Казан дәүләт аграр университетын тәкъдир иттеләр, укуның ничек узуы, нинди юнәлешләр барлыгы турында сөйләделәр, шулай ук 19 ноябрь көнне 13.00 сәгатьтә Ачык ишекләр көненә чакырдылар.




