ТР Фәннәр академиясендә Югары дәүләт бүләкләре!
Высокие государственные награды в Академии наук РТ!


✅ Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Югары дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды, ул фән һәм мәгариф дөньясында якты вакыйгага әверелде.
📌Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы боерыгы белән фән һәм мәгариф системасын камилләштерүгә керткән зур өлеше өчен К.Д. Ушинский медале белән Казан дәүләт аграр университеты ректораты каршындагы киңәшче Фәйзрахманов Җәүдәт Ибраһимович бүләкләнде. Аның бәяләп бетергесез хезмәте һәм үз эшенә тугрылыгы мәгариф өлкәсендәге уңышларның нигезе булды!
📌моннан тыш, «Россия Федерациясенең Мәгариф өлкәсендә мактаулы хезмәткәре» дигән мактаулы исем Казан дәүләт аграр университеты ректоры Вәлиев Айрат Рәсим улына бирелде. Аның югары белем бирү өлкәсендәге казанышлары һәм намуслы хезмәте студентларны һәм хезмәттәшләрен яңа казанышларга рухландыра.
❤️ Коллегаларыбызны чын күңелдән шундый югары дәүләт бүләкләре белән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм киләчәктә дә игелекле эшчәнлекләрендә уңышлар телибез! 🎓👏