ТР Фәннәр академиясенең яңа президенты!

Казан дәүләт аграр университеты исеменнән Рифкать Нургали улы Миңнехановны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты вазыйфасына сайлануы белән чын күңелдән котлыйбыз!

Сез күптәннән Татарстанның эре фәнни һәм инновацион проектларына ышанып җитәкчелек итәсез. Фәнни-техник мәгълүмат алмашуга һәм фәнни-технологик ресурсларны Россиянең технологик суверенитеты файдасына туплауга ярдәм итүче иң зур Халыкара KAZAN DIGITAL WEEK форумын ел саен үткәрү инициативасы дөньякүләм танылу алды.

Сезнең алдынгы инженерлык мәктәпләре, стартап-студияләр буенча федераль конкурсларда ТР югары уку йортларының җиңүенә керткән өлешегезне, 2030 Өстенлеген бәяләп бетереп булмый. Сезнең җитәкчелектә «Татарстан Республикасының фәнни-технологик үсеше» уникаль дәүләт программасы эшләнде һәм Татарстан галимнәре һәрвакыт сезнең ярдәмегезне тоялар.

Хөрмәтле Рифкать Нургали улы! Сезнең тәҗрибәгез һәм максатчанлыгыгыз киләчәктә дә яңа казанышларның гаранты булсын, ә Сезнең Татарстан һәм Россия файдасына биргән көчегез сезгә өч тапкыр кайтсын! Нык сәламәтлек, тынычлык, игелек, иминлек сезгә һәм гаиләгезгә!