ТР югары белем бирү оешмалары Спартакиадасы кысаларында кул көрәше буенча ярышлар
2022 елның 18-19 ноябрендә «КДЭУ» спорт залында ТР югары белем бирү оешмалары Спартакиадасы кысаларында кул көрәше буенча ярышлар узды. Ярышларда республиканың 14 югары уку йортыннан студентлар командалары катнашты. Казан ДАУның физик тәрбия кафедрасы мөдире Мансуров Илгиз Минзаһит улы җитәкчелегендәге җыелма командасы вузларның икенче төркеме буенча беренче урынны алды. Ярышлар йомгаклары буенча Казан ДАУ командасы республиканың барлык югары уку йортлары арасында 7нче урынны алды.
Шәхси беренчелектә аерылып тордылар, Кәримов Дәүләтбәк Б211-02 төркеме студенты 75 кг авырлык категориясендә 3 нче урынны алды, Б201-03 төркеме студенты Сабиров Рамил 90 кг нан артык авырлык категориясендә 2 нче урынны алды.
Безнең спортчыларны, тренерларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә җиңүләр телибез!

